Яз - ул табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. 5 апрель көнне Яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре коллективның бердәм һәм җаваплы булуын тагын бер кат күрсәттеләр. Тырма, көрәк һәм себеркеләр белән коралланып, шәһәребезнең төп урамнарының берсендә чисталык урнаштырдылар - коелган яфрак, коры ботак, эре һәм вак көнкүреш чүп-чары җыйдылар. “Без барыбыз да Зәйнең экологик яктан чиста булуына ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки матур һәм уңайлы шәһәрдә яшәргә телибез”, - ди яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре.