Зәй районында күп санлы өмәләр, территорияләрне җыештыру буенча киң масштаблы акцияләр үткәрелә

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Яз җитү белән Зәй районында күпләп өмәләр уза, урам, парк, балалар мәйданчыкларын, учреждениеләр, оешмалар, шәхси һәм күп фатирлы йортлар һәм халыкның ял итү урыннарын җыештыру буенча киң масштаблы акцияләр үткәрелә. 4 апрельдә «Мирный», «Бугульдинка», «Заготзерно» ТОСлары рәисләре, шәһәр мәдәният йорты, китапханә, 5 нче мәктәп, «Миләшкәй» балалар бакчасы коллективлары, микрорайон халкы бистәне җыештыруга чыкты. Биредә  бистәдәге  чисталыкның  барлык кешенең уртак хезмәте икәнен яхшы аңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International