“Көнкүреш калдыкларын аерым җыеп, табигатькә булышабыз” акциясе үтте

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

6 нчы апрельдә 6 нчы  мәктәпнең “Омон” табигатьне саклау отряды “Көнкүреш калдыкларын аерым җыеп, табигатькә булышабыз” - акциясен үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты – укучыларда көнкүреш калдыкларын аерым җыюга җаваплы караш тәрбияләү, бу эшкә карата кызыксыну уяту. Җитәкчеләре Т.С.Арифуллина белән бергә укучылар калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшыруның табигый ресурсларны гына түгел, ә әйләнә — тирә мохитне дә тискәре йогынтыдан саклавы турында белделәр. Калдыкларны аерым җыю нигезләре белән танышканнан соң, акцияне оештыручылар контейнерлар урнаштыру өчен мәктәп ишегалдына юл тоттылар. Бу акция өлкән һәм яшь буынга уңай үрнәк булып тора. Чөнки бүген без табигатькә ярдәм итсәк, иртәгә ул безгә җавап кайтарачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International