"ПРОФИ-СТИЛЬ" волонтерлар командасы «Экология. Табигать һәм җәмгыятьнең үзара бәйләнеше тарихы"- экология дәресен уздырдылар. Дәрестә «табигать», «җәмгыять» төшенчәләрен җентекләп өйрәнделәр. Әйләнә-тирә мохиттә кеше тормышы, табигый ресурсларны чисталыкта һәм тәртиптә саклауның кыйммәте, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл мөнәсәбәт турында темалар ачылды. Һәр кеше табигый ресурсларны саклауга үз өлешен кечкенә адымнар белән кертә ала, ягъни үзеннән соң чүп-чар калдырмый. Дәрес ахырында волонтерлар саклауга һәм яклауга мохтаҗ булган әйләнә-тирә табигать элементларын (урман, күбәләкләр, су һ.б.) ясадылар.