Бүген Зәй районында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район агрофирмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре һәм КФХ башлыклары катнашында Зәй районы имам - мөхтәсибе Фатих хәзрәт фатихасы белән чәчү эшләренә старт бирелде. Бүгенге көндә 100 дән артык агрегат дымны ябуда эшли, 6 агрегат иртә язгы арпа һәм сидераль пар культураларын чәчүгә кереште. Быел җир бөтен районнарда бер үк вакытта өлгерде. Эш, бер үк вакытта минераль ашламалар кертеп чәчү технологиясе буенча оештырылды. Район башлыгы язгы кыр эшләре башлануга үгет - нәсихәт бирде һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.