Табигать дөньясы гаҗәп һәм матур. Әмма бу матурлыкны бар кешедә күрә алмый: төсләрнең, формаларның күп төрлелеген, күк төсләренең, яфракларның, суның төрлелеген. «Күрү» һәм «карау», «тыңлау» һәм «ишетү» осталыгы да үзеннән-үзе үсеш алмый, тумыштан да бирелми, ә еллар дәвамында тәрбияләнә. Бүген, мәсәлән, "Уймак кыз" балалар бакчасы балалары яз башында кояш югарырак күтәрелүен, күзне чагылдыруын, көннәр озынаюын белделәр. Кояшта үз битләрен һәм кулларын җылыттылар. Аннары педагог балаларга резина тупларны дымландырырга һәм кояшка куярга тәкъдим итте һәм аларның күз алдында кояш тупларны киптерептә куйды. Балаларның соклануының чиге булмады, барысы да гади кебек тоела, әмма аларга бик кызык, алар күрергә, сизәргә һәм күзәтергә өйрәнәләр!