Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Авыл хуҗалыгы комплексларының язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул иттеләр
2023 елның 4 апреле, сишәмбе
Бүген районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә иртәнге сәгать 7дән район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә техниканың язгы кыр эшләрен башкаруга әзерлеген кабул итү буенча комиссия эше башланды. Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулысынча тәмамланган. Кабул итү «Нива»ПК хуҗалыгыннан башланды. Көн дәвамында комиссия әгъзалары «Восток», «Зәй шикәре», «Зәй» агрофирмалары, «Союз-Агро» ҖЧҖ бүлекчәләрендә тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерделәр. Графикка барлыгы 8объект кертелгән иде. Техникалар бер рәткә тигез итеп тезеп куелган. Комиссия әзерлек дәрәҗәсенең түбәндәге критерийлар буенча бәяләү күрсәткечләренә таянды: тракторларның техник караудан узуы, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пункты эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, кабинет һәм хезмәтне саклау буенча документлар булу, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге. Шулай ук техниканы кабул итү барышында комиссия әгъзалары механизаторлар алдында чыгыш ясадылар, куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеген, хезмәт хакын бәяләүне, язгы кыр эшләрендә мәшгуль эшчеләрне матди стимуллаштыру чараларын аңлаттылар. Районда 2023 елның язгы кыр эшләрен башкаруга төрле маркалы 300 трактор әзерләнгән, шуларның 55е аеруча көчле техникалардан санала. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖ «Сәвәләй» ПК, 2 урынны «Союз-Агро» ҖЧҖнең «Кузайкин РПК»сы (Гулькин авылы), 3 урынны «Восток» АФ ҖЧҖнең «Баграж» ПКсы һәм «Зәй» АФ ҖЧҖ"нең Аксар" ПКсы бүлештеләр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар
5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз