Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Үсеш ноктасы» үзәге - заманча белем бирүнең инновацион мөмкинлекләре
2023 елның 25 марты, шимбә
«2 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Үсеш ноктасы» табигать белеме һәм технология юнәлешләре үзәге эшләвен дәвам итә, аның эшчәнлеге кысаларында «Яшь дизайнер», «Яшь галим», «Робототехника», «Цифрлы гигиена», «Компьютер технологияләре» түгәрәкләре эшли. Түгәрәк дәресләре нәтиҗәләре булып балаларның мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда, интеллектуаль-танып белү уеннарында, мәктәп конкурсларында һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда активлыгы тора. «Үсеш ноктасы» үзәге Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Челтәрле хезмәттәшлек турында килешү нигезендә мобиль Кванториум укытучылары 2023 елның февралендә 6-7 сыйныф укучылары өчен мастер-класслар сериясен үткәрделәр. Укучылар 3D-модельләштерү нигезләре белән таныштылар һәм 3D-каләмнәр ярдәмендә брелоклар, значоклар ясадылар. «Промробо» юнәлешендә укучылар LEGO Spike Prime базасында хәрәкәтчән манипулятор җыюны кызыксынып үзләштерделәр. Һәркем үзен инженер-конструктор һәм дизайнер буларак сынап карый алды. 2нче мәктәп директор урынбасары Айгөл Сөләймановна Абдуллина билгеләп үткәнчә: «Технопарк вәкилләре үткәргән мастер-класслар мәктәп укучылары өчен шатлыклы вакыйга булды. Балалар югары технологияләр дөньясында булудан бик нык тәэсирләнделәр». Технопарк белән тыгыз хезмәттәшлек укучыларга төрле кызыклы чараларда һәм проектларда катнашырга, теоретик белем һәм практик күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Ата-аналар фикеренчә, «Үсеш ноктасы» үзәк базасындагы түгәрәкләргә йөрү һәм «Кванториум» балалар технопаркы оештырган төрле чараларда катнашу балаларга потенциалны ачарга һәм үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар
5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз