Антон Тимашев чаңгы узышлары буенча Россия чемпионатының көмеш призеры

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе
18-26 март көннәрендә Төмән шәһәрендә «Себер энҗесе» кышкы спорт төрләре үзәгендә чаңгы узышлары буенча Россия чемпионаты уза. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәй шәһәре вәкилләре чыгыш ясый һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. 21 мартта ирекле стиль белән 15 км дистанциядә Антон Тимашов, ярышлар лидеры Александр Большуновтан 12 секундка артта калып, 2нче урынны яулый, шул ук вакытта Черовоткин Алексей, Устюгов Сергей һәм башка күп кенә көчле спортчыларны узып китә. 22 мартта программада команда спринты була. Антон Тимашов кабат үзенчәлекле нәтиҗә күрсәтә. Командашы Горбунов Иван белән алар 2 урынны алалар, Терентьев Александр һәм Большунов Александр кебек лидерлардан 1 секундка гына калышалар. Антонны котлыйбыз һәм аңа алга таба да уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International