Зәй районына эш визиты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гайнуллов Рөстәм Рафаил улы килде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе
21 мартта Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гайнуллов Рөстәм Рафаил улы, кече хуҗалык формаларын үстерү бүлеге башлыгы Молокин Александр Николаевич килде. Визитның максаты-Зәй муниципаль районында халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсен уздыруга әзерлек. Делегация агросәнәгать комплексы, КФХ һәм социаль өлкә объектларында булды. Район җитәкчелегеннән эшче төркемне район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев озатып йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International