«Зәй шикәре»агрофирмасы ҖЧҖдә еллык техник карау үткәрелде

2023 елның 20 марты, дүшәмбе
20 мартта «Зәй шикәре»агрофирмасы ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны еллык техник тикшерү уздырылды. Техниканы карау вакытында руль идарәсе һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенә, шиннарның торышына, агрегат номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен тикшерүгә, янгын сүндерү җайланмаларының, медицина аптечкаларының, тракторчы -машинист таныклыгының булуына аерым игътибар бирелде. Чара барышында механизаторлар белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, производстводагы бәхетсезлек очракларын анализлау буенча әңгәмә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International