Бүген «Казан Экспо» да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Татарстан районнары делегациясе, шул исәптән район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге 10 кешедән торган Зәй делегациясе дә катнашты. Коллегия кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә Шевроле Нива автомобиле ачкычлары тапшырылды. Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Рөстәм Нургалиевич кулыннан «Зай» агрофирмасы «Дурт Мунча» сөт –товар фермасы мөдире Геннадий Васильевич Захаровның лаеклы бүләк алуы тагын да сөендерә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.