Командалар арасында хоккей буенча турнир узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2 марттан 4 мартка кадәр «Яшьлек» боз сараенда 2012-2013 елларда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнир нәтиҗәләре: 1 урын – «Яшьлек» Зәй шәһәре, 2 урын – «Девон» Баулы шәһәре, 3 урын – «Нефтяник» Әлмәт шәһәре. «Иң яхшы сакчы» - Насретдинов Кирам, «Нефтехимик», «Иң яхшы һөҗүмче» - Мәрданов Данияр, «Нефтяник», «Иң яхшы капкачы» - Карпов Володар, «Яшьлек», «Иң яхшы уенчы» - Кульгутин Тимофей, «Девон» командасы номинацияләре буенча бүләкләнделәр. «Яшьлек» командасы тренеры Хөснетдинов Айнур Рамил улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International