Атказанган спорт мастеры В. А. Бекасов призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 2 нче туры узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

1-5 мартта Казан шәһәрендә чаңгы биатлон комплексында СССРның атказанган спорт мастеры А.В. Бекасов призына Татарстан Республикасы Чемпионатының 2 нче туры узды. Бу ярышларда Зәй шәһәре данын Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Ярышларның беренче көнендә программада спринт булды. Зәй спортчылары лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр: хатын-кызлар арасында Лобастова Полина 1 урын, Вәлиуллина Алина 2 урын, Утяганова Анастасия 3 урын һәм Кощеева Анна 6 урын алды. Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Рыбочкин Ярослав күрсәтте һәм йомгаклау беркетмәсендә 6 нчы урынны алды. Икенче көнне программада катнаш эстафета (2+2) булды. Зәй командасы беренче булды. Эстафетада Лобастова Полина, Рыбочкин Ярослав, Комендантов Михаил һәм Утяганова Анастасия катнашты. 5 мартта ярышларның соңгы көнендә хатын-кызлар 15 км классик стильдә, ә ир-атлар 30 км га йөгерделәр. Узыш нәтиҗәләре буенча Лобастова Полина 1 урын, 2 урын Вәлиуллина Алинада, 3 урын Утяганова Анастасиядә һәм 8 урын Кощеева Аннада булды. Ир-атлар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: Рыбочкин Ярослав 2 урын, Тауашев Ерлан 12 урын һәм 38 урынны Коробейников Иван алды. 3 көн ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй командасы гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алды, 1 нче урында-Казан командасы, 3 нче урында-Яр Чаллы шәһәре командасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International