Бүген Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Петр Уразайкин, Илфат Гадершин, Татьяна Токмакова, Елена Митянина составындагы Зәй командасы үз төркемендә 1 урынны алды. Икенче урында - Казан командасы, өченчедә-Азнакай. Шәхси беренчелектә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин 2 нче урынны алды. Команданы һәм чаңгыларны ярышка тренер Сергей Колесов әзерләде.