Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүчеләрне хөрмәтләделәр

2023 елның 4 марты, шимбә

Бүген Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүчеләрне хөрмәтләделәр. Чараның кунакларын бәйрәмчә өстәлләр белән каршы алдылар, кайнар коймак һәм пешкән ризыклар белән чәй эчү оештырылды. Беренче көннәрдән башлап шәһәрдә 5 ярдәм җыю пункты ачылды. Бу изге эшкә шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге дә, предприятие - оешмалар да кушылды, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә зур өлеш кертте. Кайберәүләр акча белән ярдәм итте, икенчеләре төзелеш материаллары, техника, инвентарь, кием-салым, аяк киеме, азык-төлек товарлары белән тәэмин итте. Гомуми көчләр белән 11 млн.сумга 72 тонна гуманитар ярдәм җыелган һәм озатылган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Ул якташлардан озатылган гуманитар ярдәмнең әһәмиятен ассызыклады, аның мобилизацияләнгән солдатлар өчен иң беренче чиратта әхлакны ныгытучы һәм җиңүгә илһам бирүче ярдәм булуын билгеләп үтте. Эмиль Эдуардович Зәй халкына ярдәмнәре, кайгыртучан, игелекле булулары һәм битараф булмаулары өчен зур рәхмәт белдерде. Актив гражданлык позициясе, гуманитар ярдәм формалаштыру эше, мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәткәннәре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән 12 кеше: Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, Наталья Зиннурова, Надежда Хәбибуллина, Наталья Березина, Лилия Тихонова, Валентина Фролова һәм башкалар бүләкләнде. «Энергетик» мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, балалар музыка мәктәбенең иҗат коллективлары чара кунаклары хөрмәтенә үзләренең иң яхшы концерт номерларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International