Зәй китапханәсендә бәйрәм чарасы узды

2023 елның 3 марты, җомга
3 мартта С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Тормышның яме – хатын - кызда» дип исемләнгән чара узды. Татар бүлеге китапханәчеләре кичәне котлаулардан: хатын-кызларыбызга ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар, 8 март - Халыкара хатын кызлар бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Килгән кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр. Табын артында дәвам иткән бәйрәм зур җанлылык - уеннар, җырлар, котлаулар белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International