Зәй спорт мәктәбе җитәкчесе ТР Спорт министрлыгы бүләгенә лаек булды

2023 елның 3 марты, җомга

2 мартта Идел буе спорт университетында Татарстан Республикасы волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Чара кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасында массакүләм волейболны популярлаштыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Зәй муниципаль районының «Барс спорт мәктәбе» МБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Шаповаленко Наталья Владимировна «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International