Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Токранова Арина - V халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесе җиңүчесе
2023 елның 18 феврале, шимбә
17 нче февраль көнне Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә V халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Быелгы Җәлил укуларында 40 меңнән артык кеше катнашып, 23 телдә шигырьләр сөйләнелгән. Шулар арасыннан 836 катнашучы финалга чыкты. Финалистлар арасыннан иң лаеклыларын сайлап, 115 катнашучыга беренче, икенче һәм өченче урыннарны тапшырдылар. Җәлил укуларында безнең Зәй шәһәре “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Токранова Арина катнашты. Ул Муса Җәлилнең "Кызыма" дигән шигырен өч телдә сөйләде һәм нәтиҗәдә лаеклы икенче урынны яулады. Аны бәйгегә тәрбиячеләр Рания Уразайкина һәм Гөлфия Тимофеева әзерләде. Арина Казанга бүләкләү тантанасына тәрбиячесе Рания Уразайкина һәм әнисе Вера Николаевна белән барды. Рания Уразайкина бәйрәм турындагы уй - хисләре белән уртаклашты. - Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы ачып җибәрде. Ул барлык җиңүчеләрне котлап, аларга яңа уңышлар теләде. Концерт өч өлештән торды. Концертта Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, күренекле артистларыбыз җырлады, биеделәр. Барысы да бик матур оештырылган иде. Шулардан иң дулкынландыргыч мизгел җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру иде. Беренче урыннарны Рамил Төхвәтуллин котлады, икенче урыннарны котлау өчен сәхнәгә Инсаф Абдулла күтәрелде, ә өченче урыннарны Алмаз Миргаязов тәбрикләде. Җиңүчеләрнең һәрберсенә истәлекле дипломнар, чәчәк бәйләмнәре һәм сертификат тапшырылды. Бәйрәм бик матур, җанлы узды. Безнең Арина башка катнашучылар белән танышты, аралашты, алай гына түгел, Вьетнам кызы белән фотога да төшәргә җитеште. Без Казаннан зур горурлык белән кайттык. Башкаларга да катнашыгыз, җиңегез дигән теләктә калабыз, -диде ул.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Зәйдә нәфис гимнастика буенча ярышлар узды
5 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында нәфис гимнастика буенча ярышлар узды. Бу спорт вакыйгасы “Россия Спорт” дәүләт программасы кысаларында узды. Ярышларда Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат шәһәрләреннән 90 нан артык спортчы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз