Зәйдә район Советының йомгаклау утырышы булды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда 2022 ел социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2023 елга куелган бурычлар буенча Зәй муниципаль районы Советының 29 нчы  утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Николай Нефедов, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Утырышта катнашучылар эш визитын шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләрендә: «Аккурайд Уилз Руссия» ҖЧҖ, «Завод Техно» ҖЧҖ филиалы, «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы белән танышудан башладылар. "Энергетик" мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре, мәгариф, мәдәният идарәләре, яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм, Зәй үзәк район хастаханәсе күргәзмәсе оештырылды. Пленар өлеш мәдәният сараеның тамаша залында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары белән таныштырды. Өстәмә доклад белән Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев чыгыш ясады. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашучыларны республиканың социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде. Ул 2023 елда илдәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, барлык республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды. Зәй районы эшчәнлегенә Олег Коробченко уңай бәя бирде һәм киләчәктә дә эзлекле үсеш теләде. Министр билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге рейтингында район республикада 8 нче урында тора һәм киләчәктә икътисади үсеш темпларын арттыру һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәкле ресурсларга ия. Ул шулай ук район җитәкчелегенә һәм  халкына бердәм хезмәтләре, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре, Лисичанскига, өлешчә мобилизацияләү кысаларында махсус хәрби операциягә чакырылган хәрби хезмәткәрләргә  даими рәвештә хәйрия ярдәме оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Чыгышының азагында 2023 елны мөмкинлекләр елы дип атап, Олег Коробченко барысын да туган районы, республика һәм ил иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәткә чакырды. Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Зәй муниципаль районы Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы Ольга Григорьева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме «Зәй ашлык кабул итү предприятиесе» ААҖ директоры Рафис Фәрдиевка, «Зәй» спорт мәктәбе тренеры Алексей Ревинга «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика ачык телевизион фестивален үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы - Зәй ГРЭСЫ Гражданнар оборонасы штабы башлыгы Алексей Волковка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән билгеләп үтелде.  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәте  «Аккурайд Уилз Руссия» ҖЧҖ көпчәк җитештерү цехы технологик җиһазлар көйләүче Александр Дуваловка белдерелде. Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм гражданлык позициясе өчен Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, 2 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Виктор Куров, Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы Валентин Гончаров Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International