24 гыйнварда 6 нчы мәктәп территориясендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Э. Р. Сәфәргалиев катнашында яңа мәктәп автобуслары тапшыру тантанасы булды. 31 урынлы Паз автобусы ачкычын аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче мәктәп директоры И.А. Биканов алды, 16 урынлы Газель-Некст автомобиле Югары Мәлем авылы мәктәбенә тапшырылды. "Республика Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән соңгы 5 елда мәктәп маршрутларының автобус паркы 15 яңа автобуска тулыланды," - дип билгеләп үтте Разиф Кәримов һәм машина йөртүчеләргә уңышлар теләде. 7нче мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Р.А. Нәбиуллина балаларның иминлеген, тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итүгә аерым игътибар биргәне өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.