Бүген Зәй автомобиль юллары идарәсе коллективы белән очрашуда оешманың 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән директор Фидаил Хәернасов чыгыш ясады. Очрашуда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Гарифуллин Рөстәм Габделбәровичта катнашты. Җитәкчелек тарафыннан предприятиенең 2022 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим ителде, 2023 елга төп бурычлар билгеләнде һәм иң яхшы хезмәткәрләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды.