«Демография» милли проекты кысаларында, зәйлеләрнең үз һөнәри осталыкларын бушлай яхшырту яки яңа белгечлек ала мөмкинлеге бар. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Демография» илкүләм проектында катнаша алачак гражданнарның исемлеге артты. Узган ел бу 50 яшь һәм аннан да олырак кешеләр, пенсия алды яшендәге гражданнар, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар булырга мөмкин иде. Болар белән белән бергә хәзер проектта эшсез, эштән азат итү куркынычы астында булган гражданнар, хезмәт узганнан соң 4 ай эчендә эшкә урнашмаган хәрби хезмәткәрләр, 35 яшькә кадәрге яшьләр, белеме булмаган яки урта махсус яки югары белем алган, ләкин 4 ай эчендә эшкә урнашмаган, чыгарылыш курс укучылары катнаша ала. Консультация бирү һәм иң кулай белем бирү программасын сайлап алуда мәшгульлек үзәге белгечләре ярдәм итәргә мөмкин. Агымдагы елда районда 118 гариза бирелгән. Түләүсез белем алу мөмкинлегеннән Еатерина Ямалиева да файдаланган. Эшсез калгач, Екатерина Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. «Демография» милли проекты-яңа күнекмәләр алу яки осталыкны арттыру өчен менә дигән мөмкинлек. Мәшгульлек үзәге белгечләре миңа кызыксыну өчен бик күп төрле программалар тәкъдим иттеләр. Үз чиратымда, мин Нетологиядә SEO белгечлеген сайладым. Нетология-төрле өлкә белгечләрен онлайнда гына әзерли торган мәгариф учреждениесе. Нетология интернетта шактый популяр санала һәм аның курслары да арзан тормый, ә «Демография» проекты ярдәмендә мин укуга бушлай керә алдым», - ди Ямалиева үзенең кичерешләре белән уртаклашып. Бу проект ниндидер тормыш сәбәпләре буенча һөнәр ала алмаган гражданнарга яки яңа һөнәр алырга, күптәнге хыялыңны тормышка ашырырга һәм яраткан эшең белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу яшь әниләргә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әниләр өчен өстәмә керем алу өчен яхшы мөмкинлектә булып тора. Гражданнар үзмәшгульле гражданин статусын рәсмиләштереп, үз эш графигын булдыра ала һәм уңайлы эш вакытын сайлый алачак.