Район башлыгы авыл җирлеге бүлекчәләрендә булды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

7 августта район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыкты. Сәфәрдә катнашучылар «Восток», «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары ҖЧҖләрендә булдылар, Сарсаз-Баграж, Бигеш, Пәнәче, Шепкә, Чыбыклы авылларындагы ашлык җыю комбайннарының эш барышы белән таныштылар. Район кырларында бүгенге көндә 43 ашлык җыю комбайны эшли. Барлыгы 6283 га мәйданда бөртеклеләр җыелган – бу планлаштырылган мәйданның 17% ын тәшкил итә, 31454 тонна суктырылган, уңдырышлылык гектарыннан - 50,1 центнер.  Бөртеклеләрнең уңышы әйбәт булу, механизаторларның да кәефен күтәрә. Аеруча игътибар үзәгендә – уҗым бодае - гектарыннан  57,4 центнер, арпа - гектарыннан 46,8 чыга, борчак суктыруны төгәлләделәр, уңдырышлылык гектарыннан-33,8 центнер тәшкил итә. Чыбыклы - Сәрәпәле кисешендәге уҗымнарны эшкәртү һәм әзерләү, шулай ук салам әзерләү агрегатлары эше билгеләп үтелде. Чарада катнашучылар шикәр чөгендере, көнбагыш һәм ашлык кукурузы  техник культуралары басуларын да карадылар. Аларның торышы шулай ук яхшы дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International