"Татнефтедор" ҖЧҖнең Зәй УАД филиалында еллык техник карау уздырылды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

17 майда «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй УАД филиалында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннарның торышына, агрегат номерларының бирелгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, тракторчы - машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 37 берәмлек техникага, еллык техник карау узу турында таныклык, 30 ГТО таныклыгы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International