Шушы көннәрдә Аксар төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен экология дәресе үткәрелде. Чарада ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина катнашты. Ул балаларга Бөтендөнья миграцияләүче кошлар көне һәм республиканың аеруча саклаулы табигать территорияләре турында сөйләде. Лекция барышында балалар республиканың 7% мәйданын шундый территорияләр биләвен, ә иң әһәмиятлеләре-су-сазлык җирләре территорияләре белән таныштылар. Чара ахырында Роза Әхмәтсафина укучыларга күчмә кошлар тормышыннан кызыклы хәлләр турында сөйләде.