Зәй районында уникаль реставрациядән соң XIX гасырның агач гыйбадәтханәсен изгеләндерделәр

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Зәй районының Югары Баграж авылында уникаль реставрациядән соң Троица храмын изгеләндерделәр. Изгеләндерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды. Тантанада шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, 7 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты һәм авыл халкын әлеге олы вакыйга белән котлады.

"Бүген Зәй районының Югары Баграж авылында зур тантана. Якынча 100 елдан соң ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан төзекләндерелгән Троица чиркәве халыкка яңадан үзенең ишекләрен ача. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә гаять зур эш башкарылды! Авыл халкын шушы зур, шатлыклы вакыйга белән котлыйм һәм чиркәүнең беркайчан да буш тормавын һәм  сезгә озак еллар хезмәт итүен телим. Гыйбадәтханә Баграж җирлегенең рухи үзәге һәм җәлеп итү урыны булсын!",- диде Разиф Галиевич үзенең чыгышында.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев үзенең чыгышында,  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Иван Гущин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетына, район башлыгы Разиф Кәримовка барлык авылдашлары исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Троица чиркәве-1887-1889 елларда Алабуга сәүдәгәре Иван Стахеев, шулай ук чиркәүгә йөрүче кешеләр акчасына төзелгән агач архитектураның уникаль һәйкәле. Совет елларында гыйбадәтханә ябыла, бинаны башта ашлык саклагыч, аннары - авыл клубы сыйфатында кулланалар, ә вакытлар  узу белән бөтенләй ябалар, һәм ул озак еллар буш тора. Агач бина җимерелгән диярлек иде, ләкин 2023 елда аны яңадан торгыза башладылар. Реставрация проектын «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ эшләгән. Гыйбадәтханәнең бурасы сүтелә һәм яңадан торгызыла. Осталар  кач белән сигез кырлы барабанны, шулай ук гөмбәзне торгызганнар. Түбә өслеге алыштырылган, су агымы системасы һәм башка коммуникацияләр торгызылган. Интерьерларда тарихи планировка сакланган, дугалар, түшәмнәр торгызылган, идәннәр җәелгән. Зур күләмдә эшләр башкарылган, шуның нәтиҗәсендә чиркәүнең беренчел кыяфәте кире кайтарыла алган.

"Баграждагы Троица чиркәве-Татарстанның бик аз сакланып калган агач храмнарының берсе. Аны торгызу республика, епархия, меценатлар һәм җирле халыкның уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Гыйбадәтханә яңадан тормышка кайта һәм яңадан мәхәллә кешеләре өчен рухи үзәк булачак», – дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин җыелучылар алдында чыгыш ясаганда.

Троица чиркәвен ачу-халык катнашында дини изге урыннарны торгызуга юнәлдерелгән «Бергә саклыйбыз» проектын гамәлгә ашыруның дәвамы. Чиркәүне изгеләндерүгә багышланган чарада шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Владыка Мефодий, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Рәисе департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов катнашты.

Татарстан митрополиясенең, Татарстан Республикасы Рус Православие Чиркәве епархиясенең һәм Зәй районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән гыйбадәтханәне торгызуда актив катнашкан проектлаучылар, төзүчеләр һәм чиркәүгә йөрүче актив кешеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International