Бүген, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Яшьләр эшләре идарәсе Зәй үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен уен программасы үткәрде.
Гадәти хастаханә тынлыгы урынына җырлар, көлүләр һәм алкышлар яңгырады! Балалар күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар, биеделәр, хәрәкәтчән уеннар ясадылар, бәйрәмнән тәм табып уйнадылар.
Һәр катнашучы матур бүләкләр алды, алар яратып әзерләнгән иде. Ләкин көннең төп кыйммәте - тасмалар белән төргәкләр түгел, ә янып торган күзләр, ихлас елмаюлы йөзләр һәм балаларга булган ихлас кайгыртучанлык хисе иде.