11 майда Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге зур Дәүләт концерт залында "Иртәгәдән йолдызлар" республика иҗади программасының гала - концерты узды. Концерт өч бүлектән торды, аларда Татарстан һәм Россиянең балалар музыка мәктәпләре һәм музыка колледжлары укучылары - "Яңа исемнәр"программасы стипендиатлары чыгыш ясады. Программаның финалына узу өчен яшь музыкантларга җитди сайлап алу үтәргә туры килде. Зәй балалар музыка мәктәбеннән финалга виолончелистка Уразайкина Виктория (укытучысы Кадыйрова Люция Павловна) үтте. Программаның идея рухландыручысы - "La Primavera" Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов.