7 нче майда Төги авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Анда Төги мәктәбендә укучылар, авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Район башлыгы Р. Г. Кәримов исеменнән авыл халкын Җиңү көне белән аның урынбасары П. С. Уразайкин котлады, шулай ук сугыштан соңгы елларда илне күтәргән тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен Төги авыл җирлеге башлыгы Попова Т. В., мәктәп директоры Черяшов А. И. җиткерде. Азатлык һәм тыныч күк йөзе өчен сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.