«Урман әкияте» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Җир көне» дип исемләнгән тематик дәрес оештырдылар

2022 елның 4 мае, чәршәмбе
«Урман әкияте» балалар бакчасында «ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында урта төркем тәрбиячеләре «Җир көне» дип исемләнгән тематик дәрес оештырдылар. Табигатьне ничек сакларга, аның турында кайгыртырга, үсемлекләрнең һәм хайваннарның күптөрлелеге турында әңгәмә үткәрелде. Балалар тәрбияче белән берге глобус, Җир турында китаплар карадылар,рәсем ясадылар, коллаж төзеделәр, сәнгать әсәрләрен тынладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International