Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бөтендөнья Җир көненә багышланган экологик акция
2022 елның 22 апреле, җомга
20 апрель көнне шәһәр мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре Бөтендөнья Җир көненә багышланган «Планетаны бергә бизик» дигән экологик акция оештырдылар. Максаты: катнашучыларны бәйрәм белән таныштыру, экологик аң һәм җир планетасына сак караш формалаштыру. Акция башында катнашучыларны 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтү кабул ителүе белән таныштырдылар, һәм һәр кеше планетабызны сакларга үз өлешен кертергә тиешлеген аңлаттылар. Барыннан да элек, кешеләрнең әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Урманда, паркларда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: чүпләмәскә, агач ботакларын сындырмаска, яфракларны һәм чәчәкләрне өзмәскә, кошларга зыян китермәскә, кыскасы, һәр кешенең үз-үзен тотышының мөһим әһәмияте турында сөйләштеләр. Соңыннан барысы да шәһәр мәдәният йорты янындагы территорияне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистартуга керештеләр. Уртак көч белән чисталык һәм тәртип урнаштырдылар. Бу мөһим көнгә һәркем үзе яшәгән урында үз өлешен кертә ала.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
Зәй укучылары интеллектуаль уенда катнаштылар
Нәкъ менә шуңа күрә Зәй 4нче урта мәктәбенең 5 «а» сыйныфы укучылары өчен китапханә хезмәткәрләре «Алар Ватан өчен көрәштеләр» дигән патриотик чара үткәрделәр.
Зәйдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган “Җиңү велоузышы"узды
7 майда, “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан район халкы, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен, “Җиңү велоузышы"нда берләште.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның 9 Май - Җиңү көне белән котлавы
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле районыбыз халкы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз