Зәйдә район ифтары үткәрелде

2022 елның 22 апреле, җомга

21 апрельдә Зәй мөселманнары район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән изге Рамазан аенда сигезенче тапкыр үткәрелә торган район ифтарына җыелды. Мөселманнарга сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук районда алып барыла торган эшләр, уңышлар, әһәмиятле чаралар, Зәй җирендә яшәүче халыкларның хезмәт сөючәнлеге һәм дуслыгы турында сөйләде. Ифтар Коръән аятьләре укудан башланды. Изге Рамазан аеның өстенлекләре, ураза тоту үзенчәлекләре турында вәгазьне бәйрәмне алып баручы район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин, Әлмәт, Түбән Кама районнары һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибләре сөйләде. Кояш баеганнан соң, күмәкләшеп кичке намаз- ахшам укылды. Соңыннан барысы да бәйрәмчә әзерләнгән табында тәмле ризыклар белән сыйландылар. Район ифтары 100 дән артык кешене берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International