«Начар гадәтләрдән башка тормыш матур» сәламәтлек сәгате

2022 елның 22 апреле, җомга
Сәламәт яшәү рәвеше-мөһим һәм җитди тема. Сәламәт яшәү рәвеше бүген-заман таләбе. Ул-һәр кеше тормышында бәһасез байлык. 21 апрель көнне 4 нче урта мәктәпнең 6 «Б» сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре « Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында «Начар гадәтләрдән башка тормыш матур» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. 6 нчы сыйныф укучылары викторина сорауларына актив җавап бирделәр, «Спорт – безнең иң яхшы дустыбыз», «Сәламәт яшәү рәвеше турында иң яхшы плакат», «Спорт пантомимасы» һ. б. конкурсларда катнаштылар. Укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында видеороликлар күрсәтелде. Балалар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: һәр кеше аның сәламәтлегенә нәрсә зыян салганын, ә нәрсә кирәк һәм файдалы икәнлеген белергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International