Үзәк китапханәдә Экологик белемнәр көненә багышланган әдәби-экологик сәгать үткәрелде

2022 елның 15 апреле, җомга

15 апрель көнне илебезнең барлык почмакларында экологик белемнәрнең мөһимлеген пропагандалаучы кызыклы, танып-белү чаралары оештырыла. Чөнки 15 апрельдә Халыкара Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен, Экологик белемнәр көненә багышланган "Әйләнә - тирә мохиттә яшәргә миңа һәм сиңа» дигән әдәби-экологик сәгать үткәрелде. Чара «Экологик сукмак буйлап сәяхәт» дип аталган презентациясе, кошлар тавышларының аудиоязмаларын кулланып узды. Балалар табигать дөньясына сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль башкаруын белделәр, безнең тормышта урманның роле турында видеоролик карадылар, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләре формалаштырдылар һәм нигезләделәр. Яшь китап укучылар бик теләп урман табышмакларына җавап бирделәр, хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International