“Үзебез чистартабыз!”

2022 елның 15 апреле, җомга
Озакка сузылган яз мәктәп яны территориясен чистарту буенча үз кагыйдәләрен кертә. Мәктәпнең кояш начар төшүче арткы ишегалдында кар бик күп әле. Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары советы кар чистарту буенча «Үзебез чистартабыз» дигән хезмәт десанты үткәрү теләген белдерде. Бердәм чыгып, мәктәп ишегалдын кардан чистарту күпкә кызыграк булды. Мәктәпнең арткы ишегалды хәзер чиста!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International