«Кәнфит ашагач, чүпләмә, кәгазен эшеңдә куллан»

2022 елның 15 апреле, җомга
«Күкчәчәк» балалар бакчасында зурлар төркеме «Буквоешки» педагоглары Тимофеева В.Н. һәм Бердунова Э.В. «Кәнфит кәгазенә - икенче тормыш» дигән экологик акция үткәрделәр. Фантик-чүп-чармы әллә иҗат өчен материалмы? Балалар ата-аналар белән бергә үзләренең фантазияләрен тормышка ашырып искиткеч эшләнмәләр ясар өчен ачык, ялтыравык, төрле фантиклар кулландылар. Үзенчәлекле һәм кабатланмас шедеврлар: вазалар, кәрзиннәр, букчалар һәм хәтта кечкенә чабата да килеп чыкты. Акциянең максаты-балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарың табигый ресурсларны икенчел куллану кирәклегенә җәлеп итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International