Яр буенда сәламәтлек көне

2022 елның 15 апреле, җомга
13 апрель көнне Иске Зәй бистәсенең яр буенда Яшьләр үзәге белгечләре сәламәтлек көне үткәрде. Сәламәтлек - ул кешегә табигатьтән бирелгән зур бүләк. Физик һәм мораль халәт сәламәтлеккә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә Яшьләр үзәге белгечләре яшүсмерләр өчен яр буенда "Сәламәтлек көне" үткәрергә карар кылдылар. Чара яр буенда күнекмәләр ясаудан, бик яхшы кәеф белән башланып китте. Шулай ук балалар хәрәкәтчән уеннарда һәм спорт эстафеталарында ярыштылар. Әлеге чараның максаты- үсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Көн бер тын алган кебек үтте. Барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International