Быел «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Җиңү проспекты буенча «Яшьләр» паркы төзелеше башланачак. Проект буенча җәмәгать тыңлаулары 13 апрельдә 6 нчы мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узды. Анда хакимият, мәдәният, спорт, яшьләр идарәләре вәкилләре, Зәйнең өлкәннәр һәм яшь кешеләре катнашты. Проектны «Heads group» архитекторлар төркеме тәкъдим итте: проектның баш архитекторы Владислав Куликовский һәм менеджер Кира Богачева. Сәламләү сүзендә Разиф Галиевич «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында республика тарафыннан 15 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте, шуның аркасында шәһәр паркын төзү быел ук башланачак, - дип билгеләп үтте. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү федераль конкурсында җиңү яулаган очракта, федераль грантның якынча күләме 70 млн. сум тәшкил итәчәк. Әзерлек эшләре узган ел ук башланды. Шәһәр хезмәтләре элек чокырланган җир участогын тигезләп куйды. Күп санлы иҗтимагый тыңлаулар барышында зур эш башкарылды, анда зәйлеләр архитекторлар белән берлектә паркны төзекләндерү буенча күп төрле тәкъдимнәр керттеләр. Быел тыңлауларда катнашучылар проектның әзер эскизын күрделәр. Республика акчасына парк территориясендә быел гаилә ялы өчен билгеләнгән зонаны төзекләндерү планлаштырыла. Биредә кече яшьтәге балалар өчен балалар мәйданчыгы, спорт зонасы һәм эскәмияләр һәм кәнәфиләр рәвешендә ял итү урыннары урнаштырылачак. Яшелләндерү, яктырту һәм башка күп төрле эшләр башкару каралган. Икенчесе-яшьләр зонасы, анда экстрим-зона һәм төрле чаралар уздыру мәйданчыгы булачак, ул 2023 елда, иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча федераль конкурста җиңү яулаган очракта барлыкка киләчәк. Фикер алышуларда катнашучылар яшьләр экстремаль спорт зонасын төзекләндерү буенча да, этләрне урамда йөртү өчен булачак мәйданчык буенча да үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.