Салым түләүчеләр игътибарына

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара салым инспекциясенең ситуацион үзәге салым түләүчеләрдән бизнес рисклары турында килгән мөрәҗәгатьләрне көн саен күзәтеп тора. Барлык кергән мөрәҗәгатьләр анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда системалаштыру һәм кирәкле ярдәм чараларын эшләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Федераль ситуацион үзәгенә җибәрелә. Барлыкка килгән икътисадый куркыныч турында мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча 11нче районара салым инспекциясенә түбәндәге каналлар буенча җибәрергә мөмкин: - шәхси кабинетлар аша электрон рәвештә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Обратиться в ФНС» сервисы аша, телекоммуникацион элемтә каналлары аша, r1600@tax.gov.ru электрон почтасына; - кәгазьдә турыдан-туры салым органына яки почта аша; -8(8555) 49-33-20, 49-33-42, 49-33-75 кайнар линия телефоннары буенча телдән; Инспекция килеп чыккан икътисадый куркынычлар турында мөрәҗәгатьләрне җибәргәндә ИНН, эшчәнлек төрен (ОКВЭД), шулай ук бизнес өчен барлыкка килгән куркынычларны күрсәтергә тәкъдим итә. Кире элемтә өчен контакт телефон номерын күрсәтергә киңәш ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International