“Мәктәбебез территориясе” проекты

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе
11 апрельдә 7 сыйныф укучылары мәктәпнең “Эковесна” экологик ай эш планы кысаларында үзләренең кыска вакытлы эш проектын тәкъдим иттеләр. Бу проектта барлык мәктәп укучылары да катнашачак. Проект үз эченә апрельдә һәм майда атнасына ике тапкыр мәктәп территориясен кардан һәм чүптән чистартуны, җирне беръеллык культуралар утыртуга әзерләүне, ишегалдын яшелләндерү, чәчәк үсентеләрен әзерләү һәм утырту кебек эшләрне күздә тота. Укучылар проектны гамәлгә ашырырга керештеләр дә инде: атнасына ике тапкыр мәктәп ишегалдындагы карны тарату белән шөгыльләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International