«Чүп-чар безгә кирәк түгел – без табигать белән дус!» акциясе

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе
Бүген кешенең эшчәнлеге елгаларның 70% ында суның эчәргә яраксызлыгына һәм коену өчен куркыныч булуына китергән. Ярларда һәм елгаларда чүплекләр барлыкка килә һәм үсә. Ә бит Су - яшәү чыганагы, табигать - безнең уртак йортыбыз, һәм һәркем үз йортында тәртип урнаштырырга тиеш. «Кояшкай» балалар бакчасының ясле төркемендә «Чүп-чар безгә кирәк түгел - без табигать белән дус!» акциясе узды. Балалар, тәрбияче Гөлшат Әгъзамова белән берлектә, елганы чүп-чардан чистарттылар. Чүп-чарны җыеп, суны чиста итеп саклыйбыз һәм сулыкларда яшәүчеләргә булышабыз. Бу бәһасез! Табигатькә ярдәм итик - яраткан урыннарыбызны матурлыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International