Бүген район башлыгы Разиф Кәримов терлекчелек объектларын карап чыкты. Разиф Галиевич «Нива», Куш-Елга һәм Дүрт-Мунча сөт комплексларында, Югары Шепкә, Чыбыклы, Бура-Киртә сөт-товар фермаларында булды. Рейд барышында район башлыгы машина белән сыер саву операторлары һәм белгечләре белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Районда тәүлек тулаем савым 59,9 тонна тәшкил итә, бер сыерга уртача савым-15,4 кг. туры килә һәм аны арттыру мәсьәләсе бүгенге көндә терлекчелек тармагында төп бурыч булып тора. Савым буенча иң югары күрсәткеч Дүрт-Мунча сөтчелек комплексында һәм ул бер сыерга 18,3 кг. тәшкил итә. Район башлыгы эре мөгезле терлекләрне ашату һәм терлекчелек продукциясен сату режимында технологик процессларны катгый үтәргә тәкъдим итте. Шулай ук Разиф Кәримов җаваплы затларга булган җитешсезлекләрне якын арада бетерергә кушты.