Зәй районында язгы кыр эшләренә керештеләр

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
Бүген Зәй районы аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр. Район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре «Восток» агрофирмасының «Нива»җитештерү комплексы кырына җыелдылар. Традиция буенча, язгы кыр эшләренә старт район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллинның хәер-фатихасы белән бирелде. Механизаторларга котлау сүзләрен район башлыгы Разиф Кәримов җиткерде. «Эшне күпьеллык үләннәрне тукландырудан башлыйбыз, ә берничә көннән башка эш төрләренә дә керешәчәкбез. Һава торышы әйбәт тора, быел җир дым белән әйбәт тукланды, яхшы уңышка өметләнергә тулы нигез бар. Механизаторлар өчен барлык шартлар да тудырылган, кызыксындыру чаралары каралган, язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кала,-диде Разиф Галиевич. Быел язгы кыр эшләренә 310 трактор җәлеп ителәчәк, аларның 51е – иң егәрлеләрдән санала, 14е-заманча чәчү комплексы, 50се чәчү комплексы һәм 36сы-шикәр чөгендере чәчү агрегаты. Авыл хуҗалыгы техникасына 500 механизатор хезмәт күрсәтәчәк. Аларның кәефе яхшы, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча 200-250 механизатор эштәге яхшы күрсәткечләр өчен премия алачак, механизаторларның уртача хезмәт хакы, эш төренә карап, 25-47% ка арттырылачак. «Зәй» һәм «Зәй шикәре»агрофирмалары бүлекчәләре дә күпьеллык үләннәрне минераль тукландыруга керештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International