Кошларга ярдәм итү

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
Табигатьне саклау һәм экологик тәрбия булдыру максатыннан һәр елны Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары, әти-әниләре һәм укытучылары белән бергәләп, кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясыйлар. Иске җимлекләрне һәм сыерчык ояларын чистарталар, яңаларын ясыйлар. Аларны өй тирәләрендә һәм мәктәп янында үсеп утыручы агачларга эләләр. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, төрле орлыклар, ипи валчыклары сала. Кошларның җимнәрне чүпләгәннәрен читтән күзәтеп карап торалар. Бу балаларда кечкенәдән үк канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү чарасы да булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International