«ЭкоЯз-2022» республика акциясе

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Югары Шепкә авылы «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар аларны каршыларга ныклап әзерләнәләр. Балалар тәрбияче белән берлектә кәгазьдән сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дуслары өчен ясаган оялары бик матур килеп чыкты. Әлеге акция балаларның кошлар турында белемнәрен ныгытты, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итте. Акцияне мәктәп коллективы да яклап чыкты: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту кысаларында кар ату акциясе үткәрелде. Укучылар белән территорияне санитар чистарту үткәрелде, педагогик коллектив белән берлектә экологик өмәләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International