«Үсентеләр үстерәбез»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өйләрендә томат, борыч һәм чәчәк үсентеләрен үстерәләр. Әти-әниләренә үсентеләрне аерып утыртуда, шулай ук үсемлекләрне карауда булышалар: су сибәләр, җир йомшарталар, тукландыралар. Укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мондый эш төрен бик теләп башкаралар. Шул ук вакытта алар җаваплы булырга, үсемлекләргә сакчыл карарга һәм аларны дөрес тәрбияләргә өйрәнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International