Канатлы дусларны каршылау

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Сыерчык оясы» акциясе үткәрелде. Мәктәп укучыларына канатлы дуслар өчен сыерчык оялары ясарга дигән бирем бирелде. Эш хезмәт дәресләрендә дә, өйдә әти-әниләр белән берлектә дә алып барылды. Балалар сыерчык ояларын җылы хисләр белән, күп тырышлык куеп ясадылар. Һәр иртә җырчы кошлар үз җырлары белән аларның кәефләрен күтәреп, сөендереп торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International