«Чәчәкләрдә Җир елмаюы» акциясе

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Яшелләндерү – табигатькә якынрак булу өчен менә дигән ысул. Март аенда "ЭКОяз" акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп клумбасына утырту өчен петуния, бархатцы, кашкарый, сальвия орлыкларын чәчтеләр. Көн саен аларның үсешен күзәтәләр, табигатькә сакчыл караш буенча күнекмә һәм осталык алалар. Хәзерге вакытта балалар үсентеләрне күчереп утырту белән шөгыльләнәләр. Бу эшнең нәтиҗәсе: матур, төрле төстәге клумбалар булачак. Алар җәй буе тирә-юньдәгеләрне сөендереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International