Район башлыгы "Завод Техно" ҖЧҖ филиалы хезмәт коллективы белән очрашты

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында булды. Разиф Галиевич коллективны агымдагы елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Филиал директоры Андрей Мамонтов кыскача предприятиенең 2021 елдагы җитештерү күрсәткечләре һәм 2022 елга планнары турында сөйләде. Район башлыгы исеменнән хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Сукбай этләрне тоту, җылыту өчен коммуналь түләүләр, яңа футбол үзәге эше һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгы предприятиедә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнгән һәм ревакцияләнгән хезмәткәрләрнең проценты югары булуын билгеләп үтте. Шулай ук Разиф Галиевич экологик проект буенча яңа җиһазның- регенератив термик окисление җайланмасының (РТО) рәсми ачылу датасын (2022 елның 24 гыйнвары) игълан итте, аны ТНВ, Зәй - ТВ каналы, Росприроднадзор, экология министрлыгы, җирле предприятие җитәкчеләре: Зәй ГРЭСЫ, «Аккорайд Уилз Русиа» ҖЧҖ, «Зәй шикәр заводы» ААҖ ләре катнашында үткәрү планлаштырылуы хакында әйтте. "Исегезгә төшерәбез, полимерлаштыру камерасының газ чистарту системасы җиһазлары Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы мәйданчыгына сентябрь башында куелган иде. Быел шундый ук җиһазларны җитештерүнең икенче линиясен сатып алу планлаштырыла. Бу Зәйнең 370 еллыгына үзенчәлекле бүләк булачак, без аны 2022 елда билгеләп үтәргә җыенабыз",- дип хәбәр итте Разиф Галиевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International